news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Песошин һәм Фальков КНИТУ-КАИ коллективына яңа ректор тәкъдим итте

Песошин һәм Фальков КНИТУ-КАИ коллективына яңа ректор тәкъдим итте
Фото: ТР Рәисе матбугат хезмәте

Бүген Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин һәм Россия фән һәм югары белем министры Валерий Фальков А.Н.Туполев исемендәге Казан илкүләм тикшеренү техник университеты (КНИТУ-КАИ) коллективына яңа ректор - Кирилл Охоткинны тәкъдим итте. Бу хакта ТР Рәисенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Алексей Песошин искәрткәнчә, 2025 елның февралендә Татарстан җитәкчелеге тарафыннан, Россия Фән һәм югары белем министрлыгы белән килештереп, Кирилл Охоткинны КНИТУ-КАИ ректоры вазифаларын башкаручы итеп билгеләргә тәкъдим ителгән иде.

Соңрак, 27 июньдә, КНИТУ-КАИ хезмәткәрләре һәм студентларының югары уку йорты ректорын сайлау буенча конференциясе булды. Күпчелек тавыш белән (79,2 процент) Кирилл Охоткин сайланды. Ректор РФ Фән һәм югары белем министрлыгы җитәкчесе боерыгы белән билгеләнә.

«Сезгә, Кирилл Германович, нәтиҗәле эш һәм зур уңышлар телим», – диде Алексей Песошин яңа ректорга.

Валерий Фальков, үз чиратында, технологик лидерлыкка ирешү бүгенге көндә иң мөһим бурычларның берсе дип белдерде. Россия Президенты Владимир Путин шундый максат билгеләде.

«Технологик лидерлык - ул импортны алмаштыру да, хәтта технологик суверенитет та түгел. Бу офыкның аргы ягына караш, бөтенләй башка компетенцияләр, амбицияләр дәрәҗәсе», – дип искәртте федераль министр.

news_right_1
news_right_2
news_bot