news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Песошин: Финансчы эше аеруча зур әһәмияткә ия

Песошин: Финансчы эше аеруча зур әһәмияткә ия
Фото: ТР Рәисе матбугат хезмәте

ТР Премьер-министры Алексей Песошин финансчыларны һәм тармак ветераннарын Татарстан Республикасы Хөкүмәте исеменнән һөнәри бәйрәмнәре белән котлады.

Алексей Песошин искәрткәнчә, финанс системасы республика тотрыклылыгының нигезе һәм икътисадның үсеш гарантиясе булып тора.

«Бүген, без бик күп глобаль проблемалар белән очрашканда, финансчы эше аерым әһәмияткә ия. Нәкъ менә сезнең белемегез, тәҗрибәгез һәм көндәлек хезмәтегез нәтиҗәсендә республиканың финанс тотрыклылыгының ышанычлы нигезе тәэмин ителә, икътисадны үстерү һәм гражданнарның тормыш дәрәҗәсен яхшырту өчен шартлар тудырыла», - дип ассызыклады ул.

Татарстан Республикасы Премьер-министры сүзләренә караганда, финансчылар көн саен мөһим бурычларны хәл итә: нәтиҗәле салым сәясәтен алып бара, дәүләт чыгымнарының үтә күренмәлелеген тәэмин итә, республика икътисадына инвестицияләр җәлеп итә.

«Сезгә үз эшегезгә тугры булуыгыз, даими рәвештә камилләшергә омтылуыгыз һәм катлаулы вазгыятьләрдә оптималь чишелешләр таба белүегез өчен зур рәхмәтемне белдерәм. Чын күңелдән нык сәламәтлек, шәхси бәхет һәм карьерагызда уңышлар телим. Бәйрәм белән сезне, кадерле коллегалар!» - дигән Алексей Песошин.

news_right_1
news_right_2
news_bot