Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Песошин: Фәннәр академиясенең татар теле, әдәбияты, тарихы өлкәсендәге эше горурлык уята
Татарстан Фәннәр академиясе эшчәнлегенең беренче көннәреннән үк республиканың интеллектуаль үзәгенә әверелде. Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Г.Камал исемендәге театрда Татарстан Фәннәр академиясенең 35 еллык юбилее уңаеннан оештырылган тантаналы чарада шулай дип белдерде.
«Академия беренче көннәреннән үк гади генә фәнни учреждение түгел, ә Татарстанның иң яхшы акыл ияләрен берләштергән чын интеллектуаль үзәк булды. Күпьеллык эшчәнлеге дәвамында академия үзенең нәтиҗәлелеген һәм кирәклеген исбатлады. Биредә математика, физика, химия, биология, медицина, гуманитар һәм иҗтимагый фәннәр өлкәсендә фундаменталь тикшеренүләр алып барыла», – дип билгеләп үтте Алексей Песошин.
Премьер-министр академиянең аеруча татар теле, әдәбияты, тарихы һәм археологиясе өлкәсендәге хезмәтләре горурланырлык булуын билгеләп узды. Аның сүзләренчә, бу юнәлешләрдәге фәнни эшләр халкыбызның рухи нигезен ныгытуга, бай тарихи-мәдәни мирасын саклауга зур өлеш кертә.
«Бүген Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе – заманча һәм динамик рәвештә үсеш кичерүче фәнни оешма. Ул заман таләпләренә генә ияреп калмыйча, яңа юнәлешләр һәм тенденцияләр дә формалаштыра», – дип искәртте Татарстан Республикасы Премьер-министры.
Песошин академия ветераннарына, аның традицияләренә нигез салган һәм фәнни мәктәпләр булдырган өлкән буын галимнәренә аерым рәхмәт сүзләрен җиткерде.
«Без яшь буынга аеруча зур өметләр баглыйбыз. Нәкъ менә сезгә остазларыгызның эшен дәвам итү һәм Татарстан фәненең данын тагын да арттыру бурычы йөкләнә», – диде ул.
Республика Хөкүмәте җитәкчесе Татарстанда фән һәрвакыт практика белән тыгыз бәйләнештә булуын искәртте. «Республика академиклары һәм галимнәренең хезмәтләре сәнәгать, нефть химиясе, машина төзелеше, энергетика тармакларын үстерүгә ярдәм итә, сәламәтлек саклау, мәгариф һәм экология өлкәсендәге мөһим мәсьәләләрне хәл итүгә зур өлеш кертә. Республика Хөкүмәте фәннең бу өлешен югары бәяли һәм фәнгә ярдәм күрсәтүне үз эшчәнлегенең төп өстенлекле юнәлешләреннән берсе дип саный», – дип белдерде Алексей Песошин.
«Татарстан үзенең Фәннәр академиясе һәм галимнәре белән хаклы рәвештә горурлана. Сезнең зирәклегегез, тырышлыгыгыз һәм үз һөнәрегезгә тугры калуыгыз – республиканың үсеше, илдә һәм дөньяда үз абруен ныгыту өчен иң мөһим ресурсларның берсе», – дип тәмамлады ул чыгышын.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз