Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Песошин Энергетиклар көнендә алдынгы хезмәткәрләргә дәүләт бүләкләре тапшырды
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Энергетиклар көне уңаеннан «Татэнерго» компаниясендә узган тантаналы чарада катнашты һәм предприятиенең иң яхшы хезмәткәрләренә дәүләт бүләкләрен тапшырды. Бу хакта ТР Рәисе матбугат хезмәте хәбәр итә.
Үз чыгышында Алексей Песошин соңгы ун ел эчендә республиканың энергия системасы куәте 21 проценттан артыкка үсүен һәм 8900 МВттан ашып китүен билгеләп үтте. Электр энергиясе эшләп чыгару күләме 46,4 процентка арткан. Татарстан электр энергиясен куллану буенча Идел буе федераль округында лидер булып тора – төбәк өлеше 32 процент тәшкил итә.
Шул ук вакытта «Татэнерго» республикада электр һәм җылылык энергиясе җитештерүче һәм җиткерүче төп предприятие булып санала. Премьер-министр белдергәнчә, компания станцияләре якынча 15 миллиард кВт⋅ч энергия эшләп чыгара, бу төбәк энергия системасы гомуми күләменең яртысына диярлек тигез.
«Татэнерго» өчен 2025 ел җиңел булмады. Сезнең эшегездән бик күп нәрсә бәйле. Коллектив алдына зур бурычлар куелган иде: станцияләрнең генерация объектларын модернизацияләү, җылылык челтәрләрен яңарту, яңа төзелгән йортлар һәм объектлар өчен челтәрләр салу. Бөтен коллективның бердәм эше нәтиҗәсендә, бу елга билгеләнгән планнар лаеклы рәвештә тормышка ашырылды», – дип ассызыклады Алексей Песошин.
ТР Кабинет Министры җитәкчесе бәяләвенчә, «Татэнерго» хезмәткәрләре татарстанлыларның йортларында җылы һәм уңайлы булсын өчен бар көчләрен куйган. Аварияле хәлләр саны минималь дәрәҗәгә төшерелгән, ә алар килеп чыккан очракта, нәтиҗәләре бик кыска вакыт эчендә бетерелгән.
Хәзерге вакытта «Татэнерго»да 5 меңнән артык кеше эшли. Компаниядә остазлык институты уңышлы эшләп килә. «Тармакта озак еллар эшләгән кешеләрнең тәҗрибәсе бәяләп бетергесез. Үз тормышларын энергетикага багышлаган династияләр бик күп. Яшь, инициативалы белгечләр килә. Кешеләр – теләсә нинди предприятиенең төп байлыгы икәнен һәркем аңлый», – дигән ышаныч белдерде ТР Премьер-министры.
Аерым алганда, ул компания ветераннарына рәхмәт әйтте, чөнки аларның хезмәте тармак үсешенә лаеклы өлеш булып тора.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз