news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Песошин «Демография» илкүләм проекты буенча һөнәри белем бирүдә җаваплыларны билгеләде

Һөнәри компетенцияләрне үстерү үзәге Татарстанда яшәүчеләрнең аерым категорияләренә һөнәри һәм өстәмә белем бирү өчен җаваплы итеп билгеләнде. Эш «Демография» илкүләм проектының федераль проекты кысаларында алып барыла. Бу хакта Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин имзалаган боерыкта әйтелгән.

Татарстан Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгына укуларны уздырырга ярдәм итәргә, хезмәт базарында кадрларга ихтыяҗны билгеләргә һәм курсларны узучыларны эш белән тәэмин итәргә кушылды. Ә республиканың Мәгариф һәм фән министрлыгы Һөнәри компетенцияләр үзәгенә укуларны оештыруда ярдәм итәчәк.

Илкүләм проектлар 2019 елдан башлап Россия Президенты Владимир Путин карары белән гамәлгә ашырыла.

news_right_1
news_right_2
news_bot