Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Песошин дәүләт телләре турында закон үтәлеше хакында: Нәтиҗә булсын өчен эшләргә кирәк
Хөкүмәт рәисе вице-премьер Васил Шәйхразыевка мөрәҗәгать итте. “Бер ай эчендә бу хәлгә ачыклык кертүегезне сорыйм”, - диде.
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин республикада дәүләт телләре турында законны үтәү кирәклеген ассызыклады. “Нәтиҗә булсын өчен эшләргә кирәк”, - диде.
ТР Министрлар Кабинеты каршындагы Татарстан телләре турында законны гамәлгә ашыру буенча совет утырышында билгеләп үтелгәнчә, татар телендәге норматив актлар, сайтларда яңалыклар, урамда күрсәткечләр саны артса да, дәүләт теле буларак татар теле кулланышы әле тиешле дәрәҗәдә түгел.
Юстиция министры Рөстәм Заһидуллин дәүләт хакимияте башкарма органнары тарафыннан унике күрсәткечнең өчесе, җирле үзидарә органнары тарафыннан бишесе үтәлмәгәнен әйтте. Татар телендәге норматив актлар әле 100 процентка җитмәгән – 99 процент тәшкил итә. Җәмәгать транспортында ике телле автоинформаторлар белән тәэмин ителеш 88 процент.
Премьер-министр Алексей Песошин да шуңа игътибар итте. “Өч һәм биш күрсәткеч буенча план үтәлмәгән. Әле 2021 елда гына булса, бер хәл, ул әле 2020, 2019 елда да күзәтелгән”, - диде.
Хөкүмәт рәисе вице-премьер Васил Шәйхразыевка мөрәҗәгать итте. “Бер ай эчендә бу хәлгә ачыклык кертүегезне сорыйм. Җирле үзидарә һәм башкарма хакимият органнары өчен конкрет планнар һәм индикаторлар куярга кирәк. Дәүләт телләре турында республика законын үтәргә кирәк. Моңа игътибарыгызны көчәйтүне сорыйм. Нәтиҗә булсын өчен эшләргә кирәк. Кирәк булса, бер айдан тагын очрашырбыз”, - диде Песошин.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз