news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Песошин БРИКС төзелеш атналыгында күчемсез милек күргәзмәсен карады

Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин «Казан Экспо»да күчемсез милек күргәзмәсен һәм БРИКС халыкара төзелеш атналыгы экспозицияләрен карады. Республика Хөкүмәте башлыгына җирле һәм федераль девелоперларның проектларын, заманча төзелеш технологияләрен, шулай ук төбәкнең төзелеш тармагы үсешенең төп күрсәткечләрен тәкъдим иттеләр.

Тукталышларның берсе «Алабуга» махсус икътисади зонасы экспозициясе булды. Биредә Премьер-министрга белгечләрне укыту һәм сынау өчен кулланыла торган виртуаль чынбарлык технологияләрен күрсәттеләр.

Татарстан Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы стендына аерым игътибар бирелде. Ведомство башлыгы Марат Айзатуллин Песошинга республиканың төзелеш комплексының төп күрсәткечләрен тәкъдим итте.

Татарстанда 2025 ел нәтиҗәләре буенча төзелеш эшләре күләме 1,025 трлн сум тәшкил иткән. 2026 елның тугыз аенда 753,3 млрд сумлык эшләр башкарылган, ә ел нәтиҗәләре буенча 1,087 трлн сум фаразлана. Республиканың тулаем төбәк продуктында төзелеш комплексы өлеше 7 процент тәшкил итә.

news_right_1
news_right_2
news_bot