Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Песошин пилотсыз очкычлардан саклану турында:Соңгы арада инцидентлар юк, бу очраклы түгел
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин республикада террорчылыкка каршы күрелә торган чаралар турында сөйләде. Бу хакта ул Татарстан Дәүләт Советы утырышында хәбәр итте.
«Узган вакытларда безнең объектларга шактый күп һөҗүм булды. Беспилотниклар куркынычы сигналы берничә тапкыр кертелде һәм кертелә. Күргәнегезчә, соңгы вакытта мондый хәлләр күзәтелми. Казан аэропортында «Ковер» планын игълан итүләр дә шактый кимеде. Бу очраклы гына түгел, бу федераль һәм республика дәрәҗәсендә күрелә торган чаралар», – дип сөйләде Татарстан Хөкүмәте башлыгы.
Алексей Песошин сүзләренчә, «Чистое небо» ситуация үзәге булдырылган, ул тулы мәгълүмат туплау белән шөгыльләнә һәм илкүләм үзәк белән хезмәттәшлек итә. Предприятиеләргә, вазифаи затларга хәбәр итү өчен республикада оча торган аппаратларны билгеләү һәм ачыклау системасы булдырылды, ул тиешле хәрби структураларга сигналлар җибәрә, дип аңлатты ул.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз