news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Алексей Песошин «Бөтенроссия Кыр көне-2023»турында: Бу дүрт көн бик бай һәм кызыклы булды

Алексей Песошин «Бөтенроссия Кыр көне-2023»турында: Бу дүрт көн бик бай һәм кызыклы булды
Владимир Васильев

Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин җир сөрү буенча X Россия ачык чемпионаты җиңүчеләрен бүләкләү һәм күргәзмәне ябу тантанасында Татарстан Республикасының Лаеш районында узган «Бөтенроссия Кыр көне-2023» илкүләм агрокүргәзмәсенә йомгак ясады.

«Мин сезне тагын бер тапкыр Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Нургали улы Миңнеханов, республика Хөкүмәте, үз исемемнән Х Россия ачык чемпионаты һәм «Бөтенроссия Кыр көне» ябылу тантанасында сәламләргә телим.

Бу дүрт көн бик бай һәм кызыклы, продуктив булды. Кунакчыл республикабызның илнең иң зур агросәнәгать күргәзмәсен ике тапкыр кабул итү безне чын күңелдән сөендерә. 45 гектар мәйдандагы күргәзмәдә 250дән артык компания катнашты. 300дән артык авыл хуҗалыгы техникасы, селекция, агрохимия, үсемлекләрне саклау өлкәсендәге алдынгы эшләнмәләр тәкъдим ителде.

Җир сөрү буенча Х Россия ачык чемпионаты якты вакыйга булды. Кырда без илнең иң яхшы механизаторы исеме өчен намуслы матур көрәш күрдек. Ярышлар тәҗрибәле катнашучыларга яңа үрләр яулауда булышчы, ә яңа килүчеләр өчен уңышка трамплин булуына ышанам», — диде ТР Хөкүмәте Рәисе.

Күргәзмә һәм чемпионатны оештыруда катнашкан «Росагролизинг» җәмгыяте генераль директоры Павел Косов кабул итүче якка рәхмәт белдерде.

«Кунакчыл һәм без яраткан Татарстан Республикасына рәхмәт сүзләрен җиткерәсем килә. Чара югары дәрәҗәдә узды», – диде Павел Косов.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100