Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Песошин Бөгелмәнең 250 еллыгын оештыру комитетының беренче утырышын үткәрде
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин 2031 елда Бөгелмәнең 250 еллыгына багышланган тантаналы чараларга әзерлек һәм аларны үткәрү буенча оештыру комитетының беренче утырышын уздырды. Утырыш ТР Хөкүмәте йортында узды. Бу хакта ТР Хөкүмәте матбугат хезмәте хәбәр итә.
Искәртәбез, элегрәк Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Бөгелмә районы башлыгы Дамир Фәттаховның 2031 елда Бөгелмәнең 250 еллыгын бәйрәм итү турындагы тәкъдимен хуплаган иде. Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карары белән тиешле оештыру комитеты төзелде.
Бөгелмә районы башлыгы Дамир Фәттахов үз чыгышында 250 еллыкны бәйрәм итүгә әзерлекне шәһәр үсешенең озак сроклы программасы буларак ассызыклады.
«Бүгенге утырыш безнең өчен ышаныч билгесе һәм нәтиҗә өчен зур җаваплылык ул, - диде Дамир Фәттахов. - Оештыру комитетының 23 декабрьдәге утырышын символик дип саныйм - бу көнне 1781 елда Екатерина II үзенең Указы белән Бөгелмәгә рәсми рәвештә өяз шәһәре статусы бирде».
Оештыру комитеты утырышы йомгаклары буенча Бөгелмә районы башкарма комитетына, башка ведомстволар белән берлектә, Бөгелмә һәм Бөгелмә районын 2031 елга кадәр үстерү программасы буенча тәкъдимнәр формалаштырырга һәм җибәрергә кушылды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз