news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Песошин Алексей Савельчевны сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары вазифасыннан азат итте

Алексей Савельчев Татарстан сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары вазифасыннан азат ителде. Бүген республика Премьер-министры Алексей Песошин шул хактагы боерыкны имзалады.

«2022 елның 2 сентябрендә Савельчев Алексей Петровичны гражданлык хезмәткәре инициативасы буенча үзе биләгән Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары вазифасыннан азат итәргә», - диелә ТР хокукый мәгълүмат порталында урнаштырылган документта.

Алексей Савельчев әлеге вазифаны 2016 елдан бирле били.

Шунысын да искәртик: бу соңгы көннәрдә Татарстан Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы структурасында булган беренче генә үзгәреш түгел. Әйтик, Татарстан сәнәгать һәм сәүдә министрының тагын бер урынбасары Тимур Саматов Луганск Халык Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры итеп билгеләнде.

news_right_1
news_right_2
news_bot