Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Песошин Алабугада яңа теннис кортларын ачты
Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин Алабугада Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов карары буенча төзелгән яңа теннис кортларын ачуда катнашты. Бу хакта республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Яңа спорт объектын ачу тантанасында шулай ук Алабуга районы башлыгы Рөстәм Нуриев һәм Олимпия уеннарында теннис буенча бронза призер Надежда Петрова катнашты.
Надежда Петрованың зур теннис мәктәбе филиалы Алабугада 2024 елда ук барлыкка килде. Башта биредә биш корт исәпләнә иде, хәзер аларга тагын ике яңа корт өстәлде.
Фото: © ТР Рәисе матбугат хезмәте
Алексей Песошин үзенең чыгышында Татарстанда спорт инфраструктурасын төзү, массакүләм спортны һәм югары казанышлар спортын үстерү буенча зур эш алып барылуын искәртте.
«Бүгенге көндә республикада теннис белән 3,5 меңнән артык кеше шөгыльләнә, спорт мәктәпләрендә теннис буенча дүрт бүлек ачылган. Татарстан илнең спорт төбәге булып таныла, монда ел саен 40 теннис турниры үткәрелә», – дип белдерде Татарстан Республикасы Хөкүмәте башлыгы.
Ачылу тантанасында чыгыш ясаудан тыш, Алексей Песошин спорт объектын һәм яшь теннисчылар арасындагы ярышларны карады.
Яңа кортлар барлыкка килү «Россия спорты» дәүләт программасы максатларына туры килә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз