news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Песошин 19 апрельдә Татарстан Хөкүмәтенең эше турында хисап тәкъдим итәчәк

Песошин 19 апрельдә Татарстан Хөкүмәтенең эше турында хисап тәкъдим итәчәк
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

VI чакырылыш Татарстан Дәүләт Советының 53нче утырышы 19 апрельдә уза. Анда республиканың Премьер-министры Алексей Песошин депутатларга Татарстан Министрлар Кабинетының 2023 елдагы эшчәнлеге нәтиҗәләре турында хисап тәкъдим итә. Бу хакта парламент президиумы утырышында билгеле булды.

«Без ел саен утырышның көн тәртибенә республика Хөкүмәтенең узган ел йомгаклары буенча хисабын кертәбез. Һәм бу алдагы утырышта төп мәсьәлә була. Хөкүмәт вәкилләре парламент, фракцияләр комитетлары утырышларында докладлар белән чыгыш ясады», - диде Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин.

Аның сүзләренчә, хисап буенча депутатлардан 47 сорау килгән. «Депутатларның сорауларына караганда, алар зур кызыксыну белдерә. Сөйләшүнең ышанычлы һәм кызыклы булачагына ышанам. Премьер-министр депутатларның барлык сорауларына да җавап бирәчәк», - диде парламент җитәкчесе.

Ул билгеләп үткәнчә, узган елда Татарстан, авырлыкларга карамастан, торак һәм юллар төзүдә, авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерүдә, төбәк һәм федераль проектларны гамәлгә ашыруда зур уңышларга иреште.

«Хакимиятнең барлык дәрәҗәләренең килештерелгән эше республикага үз потенциалын файдаланырга һәм мондый уңышларга ирешергә мөмкинлек бирә. Безнең бурыч - уртак көч белән агымдагы актуаль мәсьәләләрне хәл итү», - дип белдерде ул.

Дәүләт Советының 53нче утырышы көн тәртибенә барлыгы 16 мәсьәлә куелган. ТР Министрлар Кабинеты эшчәнлеге нәтиҗәләре турында хисап парламентка Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов тарафыннан кертелде. «Ул алдан парламентның барлык комитетлары утырышларында каралды һәм Дәүләт Советы утырышында фикер алышуга әзер», - диде Дәүләт Советы секретаре Лилия Маврина.

Беренче укылышка республиканың 5 закон проекты әзерләнгән, алар белән Муниципаль хезмәт турындагы республика кодексына, шулай ук дәүләт мөлкәтен хосусыйлаштыру турындагы, күпфатирлы йортларда гомуми мөлкәткә капиталь ремонт ясауны оештыру турындагы, халыкны һәм территорияләрне гадәттән тыш хәлләрдән саклау, физик культура һәм спорт турындагы законнарга үзгәрешләр кертелә.

Моннан тыш, парламентарийлар ТР Дәүләт Советының Бюджет, салымнар һәм финанслар комитетының 2019 елның сентябреннән 2024 елның мартына кадәрне чор хисабын тыңлаячак.

Шулай ук Татарстанның өч мировой судьясын сайлау өчен кандидатуралар һәм 6 федераль закон проектын карау планлаштырыла.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100