Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Песошиннан күп балалы гаиләләр кишәрлекләре өчен инфраструктура турында сорадылар
Инженерлык инфраструктурасын үстерү дәүләт программаларында массакүләм төзелеш барган территорияләргә өстенлек биреләчәк.
(Лаеш, 19 февраль, «Татар-информ», Диана Авакян). Татарстанның Лаеш районы хакимиятләреннән ТР Премьер-министры Алексей Песошинны Казаннан күп балалы гаиләләр өчен бүлеп бирелгән кишәрлекләрдә инженерлык инфраструктурасы мәсьәләсен хәл итүне сорадылар. Бу тәкъдим район Советы утырышында яңгырады.
«Казанның күп балалы гаиләләренә бүлеп бирелгән территориядә юл челтәрен һәм керү юлларын нинди акчалар хисабына яхшыртырга икәнлеге билгесез. Бу якынча 65 км юл. Сораулар безгә килә. Төзелешне, инфраструктураны планлаштыруда ярдәм итүегезне үтенәм», — дип мөрәҗәгать итте республика Хөкүмәте башлыгына Сокура авыл җирлеге җитәкчесе Анатолий Новиков.
Бүген шәһәр яны җирлекләре социаль учреждениеләр белән тәэмин ителүдә кыенлыклар кичерә. Бу мәсьәләне хәл итү юлларын бергәләп хәл итәргә кирәк, диде ТР Премьер-министры.
«Әлбәттә, инженерлык инфраструктурасын үстерү буенча программалар әзерләнәчәк. Федераль һәм республика программалары кысаларында балалар бакчалары һәм мәктәпләр төзеләчәк. Су, канализация буенча барлык мәсьәләләрне без хәл итәргә тиеш. Өстенлек массакүләм төзелеш алып барыла торган территорияләргә биреләчәк», — дип аңлатты Песошин.
Узган ел Лаеш районында 115 мең кв.метрдан артык торак файдалануга тапшырылган, бу планның 115 процентын тәшкил итә. Район бер кешегә 2,59 кв.метр күрсәткече белән торак тапшыру темплары буенча республикада алдынгы урыннарны били. Быел, гадәттәгечә, 100 мең кв.метр торак тапшыру урынына план 130 мең кв.метрга кадәр арттырылган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз