news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Песошин Җәзаларны үтәтү системасы хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады

Җәзаларны үтәтү федераль хезмәтенең Татарстан идарәсе хезмәткәрләре һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтте.

 Песошин Җәзаларны үтәтү системасы хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады
архив/Салават Камалетдинов

(Казан, 16 март, «Татар-информ», Ксения Перепеченова). Казанда Республика җитәкчелеге исеменнән ТР Премьер-министры Алексей Песошин Җәзаларны үтәтү системасы хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады.

«Җинаять җәзасын үтәү һәрвакытта да дәүләтнең эчке сәясәтенең мөһим функцияләреннән берсе, хокукый җәмгыятьнең аерылгысыз элементы булды. Бүгенге көндә Җәзаларны үтәтү хезмәте - җинаять кылган гражданнарны яңадан тәрбияләү һәм төзәтү, җитештерү секторы үсешенә кадәр төрле пландагы һәм бик мөһим бурычларның киң спектрын үти торган көчле, динамик үсештәге структура ул», - диде Песошин.

Узган ел нәтиҗәләре буенча, Җәзаларны үтәтү федераль хезмәтенең Татарстандагы идарәсе учреждениеләре хезмәткә 3,3 меңнән артык кешене, ягъни хезмәткә яраклы хөкем ителүчеләрнең 42,8 процентын җәлеп иткән. Алар 540 млн 850 мең сумлык товар җитештергәннәр һәм хезмәт күрсәткәннәр.

«Мин беренче чиратта ветераннарны, хезмәткәрләрне, ведомство хезмәткәрләрен җинаять-башкарма системасының 141 еллыгы белән котларга теләр идем. Бу ел нәтиҗәләре буенча берничә чара үткәрелде, шул исәптән, иң мөһиме — хәзер инде ахырына якынлашып килә торган тикшерү изоляторын проектлау. Һәм төп план - тикшерү изоляторын киләсе елдан ук төзи башлау», - дип сөйләде Россия Җәзаларны үтәтү федераль хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе башлыгы эчке хезмәт полковнигы Эдуард Хиалиев.

Тантаналы чара Россия һәм Татарстан дәүләт гимннарын башкару һәм Җәзаларны үтәтү федераль хезмәте байрагын кертүдән башланды. Аннан соң ветераннар һәм идарә хезмәткәрләре бүләкләр алды. Бәйрәм ТР буенча Җәзаларны үтәтү федераль хезмәте иҗат коллективлары концерты белән дәвам итте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100