Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Песошин Яшел Үзән районын салымнар буенча бурычларны киметү өстендә эшләргә чакырды
Муниципалитет икътисади үсеш темпларын алга таба үстерү өчен җитәрлек потенциалга ия.
(Яшел Үзән, 18 февраль, «Татар-информ», Надежда Гордеева). Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Яшел Үзән районы җитәкчелегенең игътибарын республиканың берләштерелгән бюджетына салым бурычларын киметү буенча эшне оештыруга юнәлтте. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте башлыгы Яшел Үзән шәһәре һәм район Советларының уртак утырышында хәбәр итте.
Песошин сүзләренә караганда, агымдагы елның 1 гыйнварына район буенча бурыч күләме 22 процентка арткан һәм 230 млн сумга җиткән. «Бу акчалар социаль юнәлештәге бурычларны башкаруга чараларны киңәйтү мөмкинлеген бирер иде», — дип искәртте ул.
Премьер-министр Татарстанда эшмәкәрләргә төрле юнәлешләр буенча ярдәм күрсәтелүен әйтте. Узган ел бу максатларга республика бюджетыннан 2,6 млрд сумнан артык акча бүлеп бирелгән иде.
«Эшмәкәрлекне үстерү өчен булган яңа мөмкинлекләр үзмәшгульләр өчен махсус салым режимы бирә. Яшел Үзән районында 2 меңнән артык кеше үзмәшгуль булган», — диде ул.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз