Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Песошин Яшел Үзән районын сәнәгать мәйданчыкларын тутыру буенча лидер дип атады
Яшел Үзән районында ике сәнәгать мәйданчыгы һәм ике индустриаль парк эшли.
(Яшел Үзән, 18 февраль, «Татар-информ», Надежда Гордеева). Сәнәгать мәйданчыклары тутыру буенча Яшел Үзән районы 90 процентлы күрсәткеч белән лидерлар рәтендә. Бу хакта бүген Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Яшел Үзән районы һәм шәһәре Советларының уртак утырышында белдерде.
Яшел Үзән районында ике сәнәгать мәйданчыгы һәм ике индустриаль парк эшли, диде Татарстан Республикасы Хөкүмәте башлыгы. Район икътисадында кече һәм урта бизнес субъектлары өлеше 30 проценттан артып китте, дип өстәде ул.
«Районда эшмәкәрлекне алга таба үстерүгә «Яшел Үзән» сәнәгать паркының яңа резидентлары — OZON, Wildberries, Х5 компаниясенең бүлү үзәкләре һәм «Магнит» челтәренең яңа резидентлары этәргеч бирергә тиеш», — дип ышана Песошин.
Яшел Үзән районы башкарма комитеты җитәкчесе Михаил Афанасьев бүгенге көндә «Яшел Үзән» сәнәгать паркында 13 резидент урнашкан, аларның икесе файдалануга тапшырылган, калганнары актив төзелеш алып бара, диде.
Ул шулай ук узган ел барлык сәнәгать мәйданчыкларының резидентлары саны 67 гә кадәр артты, хезмәткәрләр саны 10 процентка — мең кешегә кадәр артты, гомуми әйләнеш 2 млрд сумнан артып китте, дип билгеләп үтте.
Тулаем алганда, Татарстан шәһәрләрендә һәм районнарында 100 сәнәгать паркы һәм сәнәгать мәйданчыклары эшли, аларда 1,4 мең резидент теркәлгән, 30 меңнән артык кеше эшли. 2019 елның тугыз аенда алар җитештергән продукция күләме 143 млрд сумнан артып киткән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз