news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Песошин «Восточный» космодромын төзү мәсьәләләренә багышланган киңәшмәдә катнаша

«Казан» төзелеш-җитештерү берләшмәсе «Восточный» космодромында «Ангара» ракета-йөрткечләре өчен старт корылмасы төзиячәк.

(Казан, 28 ноябрь, «Татар-информ»). ТР Премьер-министры Алексей Песошин «Восточный» космодромы объектларын төзү мәсьәләләренә багышланган киңәшмәдә катнаша, дип хәбәр ителә ТР Хөкүмәтенең оештыру чаралары планында.

Киңәшмәне Россия Федерациясе Хөкүмәте рәисе урынбасары Дмитрий Рогозин үткәрә.

Октябрь башында «Казан» төзелеш-җитештерү берләшмәсенең «Восточный» космодромында «Ангара» ракета-йөрткечләре өчен старт корылмасы төзиячәге билгеле булган иде. 

news_right_1
news_right_2
news_bot