news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Песошин: “Урманны законсыз файдалану очраклары бар”

“Әлеге күпьеллык проблемага аеруча игътибар юнәлтергә кирәк”, – диде Алексей Песошин.

Песошин: “Урманны законсыз файдалану очраклары бар”
Рамиль Гали

(Казан, 15 гыйнвар, “Татар-информ”, Чулпан Шакирова). Татарстанда урман фонды җирләрен үз белдекле яулап алу һәм җирне йорт төзү өчен куллану очраклары бар. Бу хакта бүген ТР урман хуҗалыгы министрлыгының киңәйтелгән утырышында ТР премьер-министры Алексей Песошин әйтте.

“Республикада кадастр исәбенә урман җирләренең 19,9 %ы гына куелган. Бүгенге көндә кадастр эшләре барлык урманчылык территорияләрендә бара. Шулай да урман фонды җирләрен үз белдекле яулап алу һәм үз максатларына куллану очракларын да әйтми булмый. Кемдер үз кирәгенә урман кисә, кемдер урман янына өй сала. Урман хуҗалыгы министрлыгына, Дәүләт милке белән идарә итү буенча федераль агентлыкның Татарстанда территориаль идарәсе белән берлектә, әлеге күпьеллык проблеманы чишүгә аерым игътибар бирергә кирәк”, – диде ул.

Исегезгә төшерәбез, министрлыкның киңәйтелгән утырышы барышында ТР урман хуҗалыгы министры Алмас Нәзиров үз теләге белән эштән китү теләген белдерде. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100