news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Песошин Урман хезмәткәрләре көне уңаеннан урманчыларга яңа техника тапшырды

Чара Сәйдәшев исемендәге Дәүләт Зур концерт залы каршындагы мәйданчыкта узды.

Песошин Урман хезмәткәрләре көне уңаеннан урманчыларга яңа техника тапшырды
tatarstan.ru

(Казан, 14 сентябрь, «Татар-информ»). Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин республика Урман хуҗалыгы министрлыгы карамагындагы учреждениеләргә яңа техника ачкычлары тапшырды. Бу хакта ТР Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Урман хезмәткәрләре көненә багышланган чара Сәйдәшев исемендәге Дәүләт Зур концерт залы каршындагы мәйданчыкта узды. Иртәдән үк биредә ВАЗ-21214 автомашиналары, УАЗ-2206 вахта автомобильләре, УАЗ-390945 кече урман-патруль комплекслары, УЛПК-4П универсаль урман янгыннарын сүндерү комплекслары, АЦ-3,0-40 (ГАЗ-33086) автоцистерналары, АЦ-3,0-40 (КАМАЗ-43502) автоцистерналары, Беларус-82.1 тракторлары, Амкодор -352Л универсаль фронталь йөк төягечләре, гидроманипуляторлы һәм тагылмалы КАМАЗ-43118 базасындагы сортиментовозлар тезелде.

Премьер-министр җитәкче-урманчыларга һәм урман хуҗалыклары директорларына яңа техника ачкычлары тапшырды. «Әлеге техника «Экология» илкүләм проекты кысаларында һәм республика бюджеты акчасына сатып алынган. Урман хуҗалыкларына барлыгы 72 берәмлек техника тапшырыла. Ул урманнарда патрульлек итүдә, кешеләр һәм җиһазларны урман янгыннары чыккан урыннарга оператив төстә алып баруда һәм урманнарны саклау, аннан файдалану эшләрендә кулланылачак», - диде ул.

Республика урман хуҗалыгында 2,6 меңнән артык кеше эшли. Алексей Песошин аларга тырыш хезмәтләре һәм урман ресурсларыннан рациональ файдаланганнары өчен рәхмәт белдерде.


 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100