news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Песошин Теләче башкарма комитеты башлыгы вазифасына Нәҗип Хаҗиповны тәкъдим итте

Теләчедә узган район Советының чираттан тыш утырышында элеккеге башкарма комитет башлыгы Илнур Хәмидуллинның отставкага китүе билгеле булды.

(Теләче, 18 сентябрь, «Татар-информ», Егор Никитин). Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Теләче район Советының чираттан тыш утырышында авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Нәҗип Хаҗипов кандидатурасын Башкарма комитет җитәкчесе вазифаларын башкаручы вазифасына тәкъдим итте.

Песошин билгеләгәнчә, районның яңа башлыгын сайлау — гади процесс түгел һәм ул регламент процедураларын үтәүне таләп итә.

«Бүгенге көн тәртибендәге чираттагы пункт булып, депутатларга Теләче районы башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын башкаручы турындагы мәсьәләне карарга кирәк булачак. Татарстан Президенты йөкләмәсе буенча, башкарма комитет җитәкчесе вазифаларын Нәҗип Хаҗиповка йөкләү турында тәкъдим кертәм», — диде Песошин.


 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100