news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Песошин «Татспиртпром» оешмасы Директорлар советының чираттагы утырышын уздырды

Утырышта катнашучылар 2020 елга бюджетны раслау, Директорлар советына һәм Ревизия комиссиясенә кандидатлар күрсәтү турында фикер алышты.

Песошин «Татспиртпром» оешмасы Директорлар советының чираттагы утырышын уздырды
Татарстан Хөкүмәте матбугат хезмәте

(Казан, 5 июнь, «Татар-информ»). Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин «Татспиртпром» оешмасы Директорлар советының чираттагы утырышын уздырды. Бу турыда Татарстан Хөкүмәте матбугат хезмәте хәбәр итә.

Утырышта катнашучылар 2020 елга бюджетны раслау, Директорлар советына һәм Ревизия комиссиясенә кандидатлар күрсәтү турында фикер алышты. «Татспиртпром» АҖ генераль директоры Руслан Максудовны совет составына кертү турында карар кабул иттеләр.

Шулай ук компаниянең узган елгы эшчәнлеге нәтиҗәләре турында да фикер алыштылар. Федераль сәүдә челтәрләрендә һәм төп локаль челтәрләрдә сату күләме 17 процентка арткан.

Руслан Максудов компаниянең агымдагы елның икенче яртыеллыгына планнары турында сөйләде. «Татспиртпром» беренче кварталда административ чыгымнарны кыскартты һәм компаниянең банк кредитларын киметүен дәвам итә. Хәзерге вакытта компаниянең топ-менеджменты арасында 2021-2023 елларга предприятиене үстерүнең яңа стратегиясе турында тыңлаулар тәмамлана.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100