Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Песошин: “Татарстанныкын сатып ал!” акциясе кысаларында импортны алыштыручы продукцияне алга этәрү зарур”
ТР да авыл хуҗалыгы продукциясе, чимал һәм азык-төлек базарын контрольдә тотучы оператив штаб утырышы узды
(Казан, 17 октябрь, «Татар-информ»). Республика Премьер-министрының беренче урынбасары Алексей Песошин ТР да авыл хуҗалыгы продукциясе, чимал һәм азык-төлек базарын контрольдә тотучы оператив штабның чираттагы утырышын үткәрде. Чара ТР Хөкүмәте йортында узды.
Оператив штаб әгъзалары республикада җитештерелгән товарларга ихтыяҗны стимуллаштыру буенча тәкъдимнәрне карадылар.
Республикада, ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов инициативасы буенча старт алган “Татарстанныкын сатып ал!” акциясе дәвам итә, дип белдерде Алексей Песошин.
ТР сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Рашат Фәттахов доклад белән чыгыш ясады. Ул ММЧнда базарда үзебездә җитештерелгән, шул исәптән республика товарларын алга этәрү максаты белән үткәрелгән һәм уздырырга планлаштырылган чаралар турында кыскача сөйләде. Аерым алганда, бу телеканалларда сюжетлар, Татарстан товарларын белүне тикшерү буенча викториналар, презентацияләр үткәрү һ.б. Акциягә азык-төлек һәм сәнәгать товарларыннын тыш, хезмәт күрсәтү өлкәсе дә керә. Моннан тыш, Татарстан территориясендә үз эшчәнлеген алып баручы вак сәүдә челтәрләре белән эш алып барыла, дип белдерде Фәттахов.
Песошин утырышта катнашучылар игътибарын “Татарстанныкын сатып ал!” акциясе кысаларында импортны алыштыручы продукцияне алга этәрү кирәклегенә юнәлтте, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз