news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Песошин Татарстанның Архив эше буенча дәүләт комитетының яңа җитәкчесен тәкъдим итте

Комитетның яңа рәисе итеп ТР мәгариф һәм фән министрының элеккеге урынбасары Гөлнара Габдрахманова билгеләнде.

(Казан, 4 май, “Татар-информ”, Лилия Чанышева). Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин архив эше буенча Татарстан дәүләт комитеты коллективына яңа җитәкчесен - Гөлнара Габдрахманованы тәкъдим итте.

 “Татарстан Президентының 2018 елдагы 4 май указы нигезендә Гөлнара Зәкәрия кызы Габдрахманова архив эше буенча Татарстан дәүләт комитеты рәисе итеп билгеләнде. Гөлнара Зәкәрия кызының анкетасы бар, анда бер генә начар сүз дә юк”, - диде Песошин.

“Әлегә сезнең эштә берни дә белмәвемне әйтәм. Сезнең ярдәм белән кыска гына вакыт эчендә архив эшчәнлеге нечкәлекләрен өйрәнермен, миңа булышырсыз дип ышанам”,- диде Габдрахманова коллективка мөрәҗәгать итеп.

Элек әлеге вазифаны ике ел дәвамында хәзер республиканың мәдәният министры итеп билгеләнгән Ирада Аюпова башкарган иде.

  • Гөлнара Габдрахманова ТАССРның Арча районында Арча бистәсендә (хәзер шәһәр) туган. Казан дәүләт педагогия институтын рус теле һәм әдәбияты белгечлеге буенча тәмамлаган. 2003-2005 елларда республиканың мәгариф һәм фән министрлыгының гомуми һәм урта белем бүлегендә әйдәп баручы киңәшче, 2005-2011 елларда Балтач районы Карадуган урта мәктәбендә директор булып эшләгән. 2011-2014 елларда Балтач районы мәгариф идарәсе җитәкчесе вазифасын башкарган. 2014 елда Татарстан мәгариф һәм фән министры урынбасары итеп билгеләнгән. Шулай ук Татарстан мәгариф һәм фән министрлыгында мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаментын җитәкләгән. Татарстанның атказанган укытучысы, “Мәгарифтәге казанышлары өчен” күкрәк билгесе белән бүләкләнгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100