news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Песошин татарстанлыларны РФ Куркынычсызлык органнары хезмәткәрләре көне белән котлады

Премьер-министр куркынычсызлык органнарында эшләүчеләргә фидакяр хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде.

Песошин татарстанлыларны РФ Куркынычсызлык органнары хезмәткәрләре көне белән котлады
архив/Рамиль Гали

(Казан, 20 декабрь, «Татар-информ»). Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин татарстанлыларны Россия Куркынычсызлык органнары хезмәткәрләре көне белән котлады. Бу хакта ТР Хөкүмәтенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Сез күп еллар дәвамында илебез һәм анда яшәүче гражданнарның иминлеген, Россия Федерациясенең суверенитетын һәм территориаль бөтенлеген, аның конституцион төзелешенең ныклыгын тәэмин итәсез», - дип искәртте Алексей Песошин.

Иминлек органнары хезмәткәрләренең эше дәүләткә яңа куркынычлар янаган шартларда илебез өчен аеруча зур әһәмияткә ия. Россиялеләр куркынычсызлык органнары хезмәткәрләренең җинаятьчелек, экстремизм һәм террорчылыкка каршы көрәш алып баруы нәтиҗәсендә үзләрен якланган дип хис итә.

«Иминлек органнарында эшләү сездән югары компетентлык, ныклык һәм батырлык таләп итә. Үзләренең бай тәҗрибәсен яшь хезмәткәрләргә тапшыручы ветераннар әлеге сыйфатларны тәрбияләргә, дәүләт куркынычсызлык органнарының данлы традицияләрен сакларга ярдәм итә», - дип искәртте Премьер-министр.

Ул шулай ук куркынычсызлык органнары хезмәткәрләренең тирән белеме, үз эшенә бирелгәнлеге һәм һөнәри осталыгы Россия дәүләтчелеген ныгытуга, җәмгыятьтә тотрыклылыкны саклауга һәм киң колачлы үзгәртеп коруларны гамәлгә ашыруга ярдәм итәчәгенә ышаныч белдерде.

Песошин куркынычсызлык органнарында эшләүчеләрне фидакяр хезмәте белән котлап, аларга ныклы сәламәтлек, озын гомер һәм бәхет теләде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100