news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Песошин: Татарстанда төзелеш вакытында экологик иминлек стандартларын тәэмин итү зарур

Быел Татарстанда төзелеш һәм капиталь ремонт буенча республиканың 40 программасын гамәлгә ашыру планлаштырыла.

Песошин: Татарстанда төзелеш вакытында экологик иминлек стандартларын тәэмин итү зарур
tatarstan.ru

(Казан, 15 март, «Татар-информ», Екатерина Фадеева). Биналар һәм корылмалар төзелешендә, капиталь ремонт буенча республика программаларын гамәлгә ашырганда, экологик иминлекнең югары стандартларын тәэмин итү зарур. Бу турыда Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин әйләнә-тирә мохит өлкәсендә проект документлары мәсьәләләренә багышланган төбәк киңәшмәсендә хәбәр итте.

Киңәшмә Россия Баш дәүләт экспертизасы идарәсе җитәкчесе Игорь Манылов катнашында узды.

«Төрле программаларны һәм объектларны гамәлгә ашырганда, экологик иминлекнең югары стандартларын тәэмин итәргә, әйләнә-тирә мохиткә тискәре йогынтыны киметергә тиеш», — диде Татарстан Премьер-министры.

Аның сүзләренчә, республика Россия Баш дәүләт экспертизасы идарәсе белән зур объектлар төзелеше, аерым алганда, хәрби-сәнәгать комплексы, нефть табышы, нефть, газ, химия сәнәгате, юл төзелеше һәм башка социаль мөһим объектлар буенча уңышлы хезмәттәшлек итә.

«Бу хезмәттәшлек проектларның экспертизасын үз вакытында яки иртәрәк үткәрергә, куркынычсызлык тәэмин итәргә һәм капиталның икътисади нәтиҗәлелеген күтәрү мөмкинлеге бирде», — диде Алексей Песошин.

Россия Баш дәүләт экспертизасы идарәсе органнары башкара торган проект-смета документлары, проектлау вакытында җибәрелгән хаталарны төзәтү кебек чаралар комплексы төзелә һәм реконструкцияләнә торган объектларның сыйфатына уңай йогынты ясый диде Татарстан Премьер-министры.

Ул шулай ук 2019 елда республикада төзелеш һәм капиталь ремонт буенча 40 программаны гамәлгә ашыру планлаштырылуын искәртте.

news_right_1
news_right_2
news_bot