news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Песошин төбәкләр үстерү буенча Хөкүмәт комиссиясе утырышында катнашачак

Татарстан Республикасы Премьер - министры Мәскәүгә эшлекле сәфәр кыла.

Песошин төбәкләр үстерү буенча Хөкүмәт комиссиясе утырышында катнашачак
архив/tatarstan.ru

(Казан, 1 ноябрь, "Татар-информ"). Татарстан Хөкүмәте Рәисе Алексей Песошин Мәскәүдә Россия вице-премьеры Виталий Мутко җитәкчелегендә узачак Хөкүмәт комиссиясе утырышында катнашачак. Бу хакта ТР Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.

"Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин Россия Федерациясендә Региональ үсеш буенча Хөкүмәт комиссиясе утырышында катнашырга планлаштыра", — диелгән матбугат хезмәте хәбәрендә.

Көн тәртибендә төбәкләрнең бюджет тәэмин ителешен тигезләүгә дотацияләрне бүлү, дәүләт идарәсенең нәтиҗәлелеген арттыру мәсьәләләре кертелгән.

Россия Федерациясендә региональ үсеш буенча Хөкүмәт комиссиясе Россиянең стратегик территориаль планлаштыруын гамәлгә ашырганда федераль, региональ һәм җирле хакимият органнарын координацияләү, шулай ук региональ үсеш механизмнарын булдыру өчен төзелде. Комиссия рәисе - Россия вице-премьеры Виталий Мутко.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100