news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Песошин төбәкләр белән идарә итү үзәкләре төзүгә багышланган киңәшмәдә катнашты

Очрашуны вице-премьер Дмитрий Чернышенко үткәрде.

Песошин төбәкләр белән идарә итү үзәкләре төзүгә багышланган киңәшмәдә катнашты

(Казан, 17 ноябрь, «Татар-информ»). Вице-премьер Дмитрий Чернышенко РФ субъектларында төбәкләр белән идарә итү үзәкләре төзү һәм аларның эшчәнлегенә багышланган селектор киңәшмәсе үткәрде. Очрашуда ТР Премьер-министры Алексей Песошин һәм ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров та катнашты. Бу хакта республика Хөкүмәтенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Төбәкләр белән идарә итү үзәкләре регионнарда Россия Президенты йөкләмәсе буенча төзелә, алар гражданнарның хакимият органнарына мөрәҗәгатьләрен мониторинглау һәм эшкәртү буенча координация үзәкләренә әверелергә тиеш.

Казанда Татарстанның төбәкләр белән идарә итү үзәге проект офисы 30 октябрьдә эшли башлады, кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская аның рәисе итеп билгеләнде. Үзәкнең база платформасы - «Халык контроле» республика мәгълүмат системасы.

«Халык контроле» мәгълүмат системасының эше социаль челтәрләрдә гражданнарның мөрәҗәгатьләрен ачыклый һәм терки торган «Инцидент Менеджмент» федераль мониторинг системасы белән интеграцияләнәчәк. Система Татарстанда 2018 елдан бирле эшләп килә, аның аша гражданнарның 70 меңнән артык мөрәҗәгате эшкәртелгән. Татарстанда мөрәҗәгатьне карау вакыты 5 сәгать 20 минут тәшкил итә, бу илдәге иң югары күрсәткечләрнең берсе.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100