news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Песошин социаль ярдәм күрсәтү чаралары турында сәүдә үзәкләрендә сөйләргә кушты

Республика халкы балалы гаиләләргә социаль ярдәм күрсәтүнең 2020 елда гамәлгә кергән яңа чаралары белән сәүдә үзәкләрендә таныша алачак.

Песошин социаль ярдәм күрсәтү чаралары турында сәүдә үзәкләрендә сөйләргә кушты
tatarstan.ru

(Казан, 15 гыйнвар, «Татар-информ», Наталья Рыбакова). Татарстандагы балалы гаиләләрнең күпчелеге гамәлдә булган социаль ярдәм чараларын белмәү сәбәпле, дәүләт ярдәменнән файдалана алмый. Шул уңайдан, Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин бүген Татарстан Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль ярдәм күрсәтү министрлыгының йомгаклау коллегиясендә ведомство хезмәткәрләренә республиканың сәүдә үзәкләрендә киңкырлы аңлату чараларын үткәрергә кушты.

«2024 елга кадәр ярлылык дәрәҗәсен ике тапкыр киметү бурычы тормышка ашырылырга тиеш, аның буенча бернинди каршылыклы фикер булырга мөмкин түгел. Татарстан Президенты йөкләмәсе нигезендә республикабызда агымдагы елда балалы гаиләләргә социаль ярдәм күрсәтүнең яңа төрле чаралары кертелде. Күпчелек балалы гаиләләр бу хакта хәбәрдар булмау сәбәпле, әлеге дәүләт ярдәменнән куллана алмый. Шуның өчен, элегрәк башланган мәгълумат чараларын сәүдә үзәкләрендә дәвам итәргә кирәк», — дип белдерде ул.

2019 елда республикабызда тормыш дәрәҗәсен арттырырга юнәлдерелгән, гомуми финанс күләме 40 млрд сумнан арткан, якынча 40ка якын программа гамәлгә керде. Агымдагы елда гомуми финанс күләме 50 млрд сум тәшкил иткән тагын 50 программа булдырылды.

Үткән елда республикабызда планлаштырылган барлык социаль проектлар да тормышка ашырылган. Песошин гаилә кыйммәтләрен популярлаштыра һәм балалы гаиләләрнең яшәү рәвеше өчен уңайлы шартлар булдыра торган әлеге чараларны быел да дәвам итәргә чакырды.

Шулай ук Хезмәт министрлыгына хезмәткә яраклы һәм хезмәткә яраклы өлкән яшьтәге халыкның үлем дәрәҗәсен киметүгә юнәлдерелгән чараларны дәвам итәргә кирәк икәнлеге ассызыкланды.

Моннан тыш Премьер-министр министрлык хезмәткәрләренә халыкка тиешле хезмәт хакларын түләү ситуациясен дә контрольдә тотарга кушты.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100