news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Песошин Россия Президентының Идел буе федераль округындагы кабул итүдә катнашты

Татарстанда яшәүчедән Арчаның В.Ф.Ежков исемендәге 1нче урта гомуми белем бирү мәктәбендә ремонт ясарга ярдәм итүне сораган хәбәр килгән.

(Казан, 11 октябрь, «Татар-информ»). Бүген Россия Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров гражданнарны видеоконференция режимында кабул итте. Идел буе федераль округы составына керә торган төбәкләрдә яшәүчеләрнең мөрәҗәгатьләрен карадылар. Татарстанны Премьер-министр Алексей Песошин тәкъдим итте.

ТР Президенты матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, Татарстанда яшәүчедән Арчаның В.Ф. Ежков исемендәге 1нче урта гомуми белем бирү мәктәбендә ремонт ясарга ярдәм итүне сораган хәбәр килгән.

Алексей Песошин аңлатканча, бу мәктәп 2013 елда капиталь төзекләндерелгән, һәм бүген подвал белән проблемалар ачыкланган. Аның сүзләренчә, Татарстан Баш инвестицион-төзелеш идарәсе тарафыннан тикшерү үткәрелгән, эшләрне башкаруга смета билгеләнгән. Сентябрьдә ТР Министрлар Кабинетының кирәкле сумманы бүлеп бирү турындагы карары чыкты, октябрьдә эшләр башкаруга конкурс узды.

Эшләрне башкару срогы 2021 елның 31 гыйнварында булуга карамастан, эшләрне 2021 елның 8 ноябренә кадәр тәмамлау бурычы куелган. Ремонт эшләре уку процессына комачауламый, балаларның белем бирү учреждениесендә иминлеге буенча барлык таләпләр үтәлә.


news_right_1
news_right_2
news_bot