Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Песошин: Нефть чыгара башлауны бәйрәм итү барлык нефть районнарын да колачларга тиеш
ТР Хөкүмәт йортында узган киңәшмәдә катнашучылар бәйрәм чараларының форматы һәм аларны финаслау хакында фикер алышты.
(Казан, 23 июль, «Татар-информ»). Татарстанда нефть чыгара башлауның 75 еллыгын бәйрәм итү республиканың барлык нефть районнарын да колачларга, аны нефтьчеләр һәм әлеге тармак белән бәйле кешеләрнең барысы да тоярга тиеш. ТР Премьер-министры Алексей Песошин республика Хөкүмәте йортында узган бәйрәмгә әзерлек мәсьәләләренә багышланган киңәшмәдә шул хакта белдерде. Бу турыда Татарстан Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Нефть һәм газ сәнәгате хезмәткәрләре көнендә (ул традицион рәвештә сентябрьнең беренче якшәмбесендә билгеләп үтелә) нефть чыгара башлауның 75 еллыгын бәйрәм итү турындагы указга Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов 16 мартта кул куйды. Шуннан соң бәйрәмгә әзерлек һәм үткәрү буенча оештыру комитеты төзелде.
Киңәшмәдә Әлмәттә оештырылачак төп бәйрәм чараларының форматы, шулай ук нефть чыга торган башка районнарда бәйрәмнең ничек оештырылачагы хакында сүз барды. Моннан тыш, бәйрәм чараларын финанслау күләме һәм чыганаклары, башка мәсьәләләр кузгатылды.
Төп чараларның план проекты әзерләнгән инде, диде вице-премьер – ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов.
Киңәшмәдә катнашкан «Татнефть» ГАҖ генераль директоры Наил Маганов искәртеп үткәнчә, компания бәйрәм уңаеннан берничә социаль объект ачарга тиеш.
Алексей Песошин бер атна эчендә оператив мәсьәләләрне хәл итәргә, шулай ук бәйрәмнең гомуми программасы хакында алга таба фикер алышу өчен тагын бер киңәшмә үткәрергә йөкләмә бирде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз