news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Песошин «МИТ» корпорациясе генераль конструкторы Юрий Соломонов белән очрашты

Очрашуда Татарстан предприятиеләре һәм югары уку йортлары арасында хезмәттәшлекне үстерү мәсьәләләре турында фикер алыштылар.

Песошин «МИТ» корпорациясе генераль конструкторы Юрий Соломонов белән очрашты
tatarstan.ru

(Казан, 16 сентябрь, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында «Мәскәү җылылык техникасы институты» корпорациясе» АҖ генераль конструкторы, Россия Хезмәт Герое Юрий Соломонов белән очрашты. Бу хакта Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Очрашу кысаларында Татарстан предприятиеләре һәм югары уку йортлары арасында хезмәттәшлекне үстерүнең актуаль мәсьәләләре турында фикер алыштылар», - диелә хәбәрдә.

Мәскәү җылылык техникасы институты илнең оборона комплексының зур фәнни-тикшеренү һәм җитештерү предприятиесе булып тора. Шулай ук югары уку йорты коллективы гражданнар продукциясе үрнәкләрен булдыру өстендә дә эш алып бара.

news_right_1
news_right_2
news_bot