news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Песошин медицина ярдәменең үтемлелеген арттыруга багышланган Совет утырышында катнашты

Киңәшмәне РФ Президентының Идел буе федераль округы Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров үткәргән.

Песошин медицина ярдәменең үтемлелеген арттыруга багышланган Совет утырышында катнашты
архив/Рамиль Гали

(Казан, 26 октябрь, «Татар-информ»). Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Чабаксарда Идел буе федераль округы регионнарында медицина ярдәменең үтемлелеген арттыруга багышланган Совет утырышында катнашты. Бу хакта ТР Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Киңәшмәне РФ Президентының Идел буе федераль округы Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров үткәрде. Ул Чуашия башлыгы администрациясе бинасында узды.

Игорь Комаров үзенең докладында хәбәр иткәнчә, соңгы өч елда округта сәламәтлек саклау системасының матди базасын ныгытылган, медперсоналның хезмәт хакы арткан, медицина-демография күрсәткечләре яхшырган.

Идел буе федераль округында яшәүчеләрнең гомер озынлыгы, 2015 ел белән чагыштырганда, 1,55 елга арткан. 2017 ел нәтиҗәләре буенча 72,3 яшь тәшкил итә.

news_right_1
news_right_2
news_bot