news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Песошин: Максат — Татарстанда бизнес өчен уңайлы шартлар булдыру

Премьер-министр сүзләренчә, республиканың инвестицион җәлеп итүчәнлеген арттыру өчен резервлар табарга туры киләчәк.

(Казан, 6 октябрь, «Татар-информ). Татарстан 2020 ел йомгаклары буенча Россия субъектларының инвестицион җәлеп итүчәнлеге илкүләм рейтингында икенче урын алды һәм аерым юнәлешләр буенча күрсәткечләрен яхшыртты.

 «Илкүләм рейтинг — безнең эшчәнлекне бәяләү коралы. Төп максат — республикада бизнес өчен уңайлы шартлар тудыру», — диде республика Премьер-министры Алексей Песошин Министрлар Кабинеты утырышында.

Аның сүзләренчә, вакыт узу белән эшмәкәрләрнең һәм бизнесның шартлары, өметләре үзгәрә, шул сәбәпле, хезмәт күрсәтүнең тизлеге, уңайлылыгы һәм сыйфаты, финанс һәм финанс булмаган ярдәм кирәк. «Без заман таләпләренә оператив реакция белдерергә тиеш», — диде премьер-министр.

Барлык төбәкләр дә инвестицион җәлеп итүчәнлекне арттыру буенча планлы эш алып бара, диде ул. «Алдынгы позицияләрен саклап калу өчен ярышып эшләргә кирәк. Республика бик зур эш эшләде. Моны рейтинг нәтиҗәләре дә раслый — аерым юнәлешләр буенча безнең позицияләр яхшырды. Мәсәлән, финанс ярдәменең сыйфаты һәм үтемлелеге, эшмәкәрләрнең юл челтәрләре, телекоммуникацияләр һәм инвестицион инфраструктура белән канәгать булуы кебек күрсәткечләре буенча яхшырды», — диде республика Хөкүмәте башлыгы.

Шулай ук электр энергиясенә кушылуның уртача вакыты, бизнеска басым кимегән, Татарстан бизнеска ярдәм итү механизмнары буенча үз позицияләрен саклап калды.

«Шуның белән бергә, төзелешкә рөхсәт бирү, электр челтәрләренә тоташтыру, эшчәнлекнең аерым төрләрен лицензияләү һәм милек хокукын теркәү, җир кишәрлеген кадастр исәбенә кую һәм территориаль планлаштыру сыйфаты кебек юнәлешләр һәм күрсәткечләр буенча эшне шактый көчәйтергә кирәк», –диде Песошин.

Шулай ук инвестицион порталны һәм бизнесның яклануын тәэмин итә торган институтларның нәтиҗәлелеген бәяләү кимегән.

Премьер-министр сүзләренчә, республиканың инвестицион җәлеп итүчәнлеген арттыру өчен резервлар табарга туры киләчәк. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100