news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Песошин һәм Мурзалин Татарстан-Казахстан хезмәттәшлеген үстерү турында сөйләште

Татарстан Хөкүмәте башлыгы Казахстан Премьер-министрына WorldSkills Kazan ачылышында катнашкан өчен рәхмәт сүзләре җиткерде.

Песошин һәм Мурзалин Татарстан-Казахстан хезмәттәшлеген үстерү турында сөйләште
tatarstan.ru

(Казан, 4 сентябрь, “Татар-информ”). Бүген Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Казахстанның Казандагы генераль консулы Жанболат Мурзалин белән очрашты. Бу хакта Татарстан Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Республиканың Хөкүмәт Йортында узган очрашуда “Россия-Казахстан элемтәләрен ныгытуга юнәлгән” ике як арасындагы хезмәттәшлекне төрле яклап үстерү турында сүз барды.

Шулай ук Алексей Песошин Казахстан Премьер-министры Әскәр Маминга эшче һөнәрләре буенча 45нче WorldSkills Kazan-2019 дөнья чемпионатында катнашкан өчен рәхмәт сүзләрен җиткерде. Ул вакытта казах сәясәтчесе Татарстандагы әйдәп баручы оешмаларны караган иде.

  • Моңа кадәр, 2018 елның июлендә, Казахстанның Россиядәге илчелегендә киңәшче булып эшләгән Жанболат Мурзалинны Казахстанның Казандагы Генераль консулы итеп билгеләделәр. Аңа кадәр генераль консул вазифасын Еркин Тукумов башкарган иде.

news_right_1
news_right_2
news_bot