news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Песошин һәм Гоцанюк Татарстан һәм Кырым хезмәттәшлеге турында фикер алышты

Кырым делегациясе Татарстанның Бердәм исәп-хисап үзәген булдыру, медицина кадрларын әзерләү һәм башка өлкәләрдәге тәҗрибәсе белән кызыксынды.

Песошин һәм Гоцанюк Татарстан һәм Кырым хезмәттәшлеге турында фикер алышты
tatarstan.ru

(Казан, 8 октябрь, «Татар-информ»). Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин һәм Кырым Министрлар Советы Рәисе Юрий Гоцанюк Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында төбәкара хезмәттәшлекне үстерү мәсьәләләре турында фикер алыштылар. Бу хакта Татарстан Хөкүмәте матбугат хезмәте хәбәр итә.

Песошин һәм Гоцанюк төбәкләр хезмәттәшлегенең берничә перспектив юнәлешен карады. Алар арасында төзелеш, юл хуҗалыгы, торак-коммуналь комплекс, сәламәтлек саклау, санатор-курорт ялы, агросәнәгать комплексы һәм башкалар бар.

Кырымлылар Татарстанның Бердәм исәп-хисап үзәген булдыру, медицина кадрларын әзерләү һәм сәламәтлек саклауның беренчел звеносын үстерү, газ-мотор ягулыгы базарын үстерү һәм сәнәгать мәйданчыклары инфраструктурасын камилләштерү өлкәсендәге тәҗрибәсе белән кызыксындылар.

Очрашуда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары — Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Аппараты җитәкчесе Шамил Гафаров, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары — Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров, Татарстан Республикасы вице-премьеры - Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, Татарстан Республикасы Хезмәт министрлыгы башлыгы Эльмира Зарипова һәм Татарстан Республикасы Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина катнашты.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100