news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Песошин һәм Евкуров Яшел Үзәндә «Ингушетия» кораблен суга төшерде

Хәрбиләргә файдалануга тапшырылганнан соң 21631 проектының кече ракета корабы Кара диңгез флотына китәчәк.

Песошин һәм Евкуров Яшел Үзәндә «Ингушетия» кораблен суга төшерде
tatarstan.ru

(Яшел Үзән, 11 июнь, «Татар-информ», Егор Никитин). Горький исемендәге Яшел Үзән судно төзү заводында суга 21631 проектының кече ракета корабы сериясеннән сигезенчесен төшерде. Хәрби судно «Ингушетия» исемен алды. Тантанада Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин, Ингушетия Башлыгы Юныс-Бәк Евкуров, Россия Федерациясе Оборона министрлыгы вәкилләре һәм башка мөхтәрәм кунаклар катнашты.

«Бүген Горький исемендәге Яшел Үзән заводы республиканың иң зур һәм илнең мөһим оборона предприятиеләренең берсе булып тора. Завод, бөек илебезнең диңгез чикләрен саклый торган уникаль хәрби корабльләр булдырып, дәүләт өчен стратегик мөһим бурычларны уңышлы гамәлгә ашыра», — дип мөрәҗәгать итте Алексей Песошин катнашучыларга.

2016 ел нәтиҗәләре буенча «Яшел Үзән» проекты корабы Россия Хәрби-Диңгез Флоты арасында иң яхшы ракета корабле дип танылды, дип искәртте Песошин. Ил тарихында беренче тапкыр ул Атлантик океан аша мөстәкыйль флотара күчеш башкарды.

Ул Россия Оборона министрлыгына һәм хәрби-диңгез флотына хезмәттәшлектә Яшел Үзән судно төзүчеләрен сайлаганнары өчен рәхмәт белдерде һәм барысын да якынлашып килүче Россия көне белән котлады. Ингушетия Башлыгы Юныс-Бәк Евкуров завод эшчеләренә илнең оборона сәләтен ныгытудагы хезмәтләре өчен рәхмәт сүзләре белән мөрәҗәгать итте.

«Бу көннәрдә Ингушетия үзенең оешуына 27 ел тулуны билгеләп үтә. Һәм бу бәйрәм безнең өчен шундый мөһим вакыйга — республика исеме белән беренче хәрби корабльнең суга төшерелүе белән билгеләп үтелде», - дип хәбәр итте Евкуров.

Ахырда ул «Ингушетия» экипажына Россия Хәрби-Диңгез Флоты һәм яңадан торгызылган Кара диңгез флоты данлы традицияләрен лаеклы дәвам итүне теләде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100