news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Песошин һәм Бәйрәмов Татарстан-Төрекмәнстан хезмәттәшлеген үстерү хакында сөйләште

Атадурды Бәйрәмов Төрекмәнстанның Казандагы генераль консулы вазифасына 2020 елның маенда билгеләнде.

 Песошин һәм Бәйрәмов Татарстан-Төрекмәнстан хезмәттәшлеген үстерү хакында сөйләште
tatarstan.ru

(Казан, 23 июль, «Татар-информ»). ТР Премьер-министры Алексей Песошин Төрекмәнстанның Казандагы генераль консулы Атадурды Бәйрәмов белән очрашты. Очрашу ТР Хөкүмәте йортында узды. Бу хакта ТР Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Очрашуда катнашучылар төрле өлкәләрдә Татарстан белән Төрекмәнстан арасындагы хезмәттәшлекне алга таба үстерү юлларын тикшерде», - диелә хәбәрдә.

Яклар, Төрекмәнстан медицина белеме системасында симуляцион технологияләрне үстерү һәм ил студентларын Татарстандагы медицина уку йортларында әзерләүне дә кертеп, сәламәтлек саклау өлкәсендәге хезмәттәшлек хакында фикер алышты. Шулай ук яңа төрдәге Covid-19 коронавирус инфекциясе таралуга каршы көрәш темасы да күтәрелде.

Шунысын да искәртик: Атадурды Бәйрәмов Төрекмәнстанның Казандагы генераль консулы вазифасына 2020 елның маенда билгеләнде.

news_right_1
news_right_2
news_bot