news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Песошин Лениногорск районы хакимиятен булган потенциалны активрак кулланырга чакырды

Лениногорск районы Советы утырышында 2017 елда социаль-икътисади үсешкә нәтиҗә ясады.

Песошин Лениногорск районы хакимиятен булган потенциалны активрак кулланырга чакырды
prav.tatarstan.ru

(Казан, 16 февраль, “Татар-информ”). Лениногорск районы Советы әгъзалары бүген утырышта 2017 елда социаль-икътисади үсешкә нәтиҗә ясадылар һәм агымдагы елга бурычлар билгеләделәр. Утырышта Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин катнашты, дип хәбәр итә Татарстан Президенты матбугат хезмәте.

“Район икътисадында нефть сәнәгате һәм файдалы казылмалары чыгару төп рольне уйный. Нефть сәнәгатендә шәһәрдә мәшгуль халыкның 15 проценты эшли. 2017 ел нәтиҗәләре буенча сәнәгать җитештерүе индексы 96 процент тәшкил иткән. Эре һәм урта сәнәгать предприятиеләре 20 млрд сумлык үзләре җитештергән товарны саткан, эш башкарган һәм хезмәт күрсәткән. Продукциянең 70 процентка якынын төп предприятиеләр тәэмин иткән”, - диде Лениногорск районы башлыгы Рәгать Хөсәенов.

Докладчы агросәнәгать секторындагы күрсәткечләр буенча мәгълүмат бирде, торак төзелеше, сәламәтлек саклау, мәгариф, объектларны һәм юлларны капиталь ремонтлау өлкәсендә социаль объектларны гамәлгә кую нәтиҗәләренә тукталды.

Лениногорск районы социаль-икътисади үсеш республика рейтингының төп күрсәткечләре буенча икенче ел рәттән 13нче урында диде Татарстан Премьер-министры.

“Сезнең беренче унлыкта булган вакытларыгыз бар иде. Райнның потенциалы күпкә зуррак, аны нәтиҗәле чынга ашыру өчен максатчан, җентекле, көндәлек эш алып бару таләп итә. Бары тик шулай гына безнең алда торган катлаулы мәсьәләләрне хәл итә алабыз. 2017 елда муниципалитет объектлар төзелеше һәм капиталь ремонты буенча 24 федераль һәм республика программаларында катнашкан. Сафка бастырылган объектларны нәтиҗәле файдалану һәм аларга сакчыл булу – сезнең бурыч”, - дип тәмамлады ул сүзен.

Песошин шулай ук Лениногорк районында Ромашкинск ачылышының 70 еллыгына һәм Татарстан Республикасында нефть ятмаларын сәнәгый эшкәртә башлауга 75 ел тулу уңаеннан үткәреләчәк чаралар турында хәбәр итте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100