news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Песошин Лаеш районы хакимиятен туучылар санының кимүенә игътибар итәргә чакырды

Демография - халык иминлеге төп индикаторларының берсе, дип искәртте Татарстан Республикасы Премьер-министры.

Песошин Лаеш районы хакимиятен туучылар санының кимүенә игътибар итәргә чакырды
Владимир Васильев

(Лаеш, 19 февраль, «Татар-информ», Диана Авакян). Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин республиканың Лаеш районы хакимиятен туучылар саны кимү проблемасын хәл итәргә чакырды. Бу хакта ул район Советы утырышында белдерде.

Халыкның иминлеген, иртәгесе көнгә ышанычын бәяләүнең төп индикаторларының берсе - демографиянең торышы, дип искәртте ул.

«Кызганыч, соңгы елларда илдә туучылар саны кими. Ел нәтиҗәләре буенча Лаеш районы - уңай демографик муниципалитетлар арасында. Әмма районда туучылар саны елдан-ел кими бара. Моңа игътибар итегез», - диде ТР Премьер-министры.

Россия Президенты Владимир Путин Федераль Җыенга еллык Юлламасында демография мәсьәләсенә һәм күп балалы гаиләләргә ярдәм итүгә аерым игътибар бирде, дип өстәде Песошин.

news_right_1
news_right_2
news_bot