news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Песошин коронавирус аркасында татарстанлыларны изоляцияләү турындагы карарны имзалады

Эшчәнлек өлкәсе туктатылмаган гражданнарга өйдән чүп түгү, азык-төлек сатып алу яки йорт хайваннарын урамда йөртеп керү өчен генә чыгарга ярый.

Песошин коронавирус аркасында татарстанлыларны изоляцияләү турындагы карарны имзалады
архив/Владимир Васильев

(Казан, 30 март, «Татар-информ»). Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин ТР Хөкүмәте карарын имзалады. Аның нигезендә Covid-19 коронавирусы таралуын кисәтү өчен яңа чаралар кертелә. Төрле чикләүләрдән тыш, документ эшкә бару ихтыяҗы булмаган гражданнарны изоляцияләүне дә күздә тота.

«2020 елның 30 мартыннан санитар-эпидемиологик вазгыять яхшырганчыга кадәр 65 яшьтән өлкәнрәк гражданнар, шулай ук төрле авырулары булган кешеләр, тормыш һәм сәламәтлеккә турыдан-туры куркыныч янамаган очракта, өйләреннән чыкмаска тиеш», - диелә документ текстында.

Чикләүләр шулай ук закон нигезендә тыелмаган эшчәнлек өлкәләрендә мәшгуль булмаган калган барлык гражданнарга да кагыла. Изоляция урыныннан беренче чиратта кирәкле әйбер сатып алырга кибеткә чыгу, чүп түгү һәм өйдән 100 метр ераклыкта йорт хайваннарын урамда йөртү өчен генә китәргә ярый.

Карар нигезендә гражданнар, транспортта баруны исәпкә алмаганда, бер-берсенә 1,5 метрдан да якынрак килмәскә тиеш. Моннан тыш, документ парк һәм скверларга баруны да тыя. Бу әлеге территорияләргә хезмәт күрсәтүче кешеләргә генә кагылмый.

Моннан тыш, 2020 елның 1 апреленнән, тиешле рөхсәте булган аерым йөкләрдән тыш, муниципальара пассажир һәм йөк ташу да туктатыла. ТР Сәламәтлек саклау министрлыгына медицина учреждениеләренең кискен вирус инфекциясе йоктырган пациентларны кабул итүгә әзерлеген, шулай ук тиешле дару запасы белән тәэмин итәргә кушылган.

Роспотребнадзор һәм эчке эшләр органнары хезмәткәрләре карарның үтәлешен контрольдә тотарга һәм закон бозучыларга карата административ чаралар күрергә тиеш.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100