news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Песошин Казанда узачак Махсус олимпиадага партнерлык килешүенә кул куюда катнашты

Имзалау тантанасында шулай ук РФ спорт министры Олег Матыцин, «Тойота Россия» компаниясе вәкилләре һәм Татарстан Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина катнашты.

(Казан, 3 июнь, "Татар-информ"). Бүген Петербург халыкара икътисади форумы кысаларында Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе һәм «Тойота Россия» компаниясе 2022 елда Бөтендөнья Кышкы Олимпиадасын үткәрүгә әзерлек кысаларында партнерлык нияте турында килешү имзаладылар. Документны имзалауда Алексей Песошин җитәкчелегендә Татарстан Хөкүмәте катнашты.

"Бу уеннар Махсус Олимпиада хәрәкәте тарихында иң якты, истә калырлык уеннар булыр дип ышанам", - диде оешма президенты Ольга Слуцкер.

Имзалау тантанасында шулай ук РФ спорт министры Олег Матыцин, «Тойота Россия» компаниясе вәкилләре һәм Татарстан Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина катнашты.

news_right_1
news_right_2
news_bot