news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Песошин Kazan Digital Week форумын үткәрү буенча оештыру комитеты утырышын уздырды

ТР Премьер-министры беренче форумның 2020 елның сентябрендә узуын, анда Россиядән һәм 64 илдән 10,5 мең кеше катнашуын искәртте.

(Казан, 1 июль, «Татар-информ»). ТР Премьер-министры Алексей Песошин Kazan Digital Week-2021 халыкара форумын үткәрүгә әзерлек буенча оештыру комитетының чираттагы утырышын уздырды. Утырыш җәлеп ителгән барлык министрлык һәм ведомстволар, оешмалар катнашында видеоконференция элемтәсе режимында үтте, дип хәбәр ителә ТР Хөкүмәте порталында.

«Kazan Digital Week форумы ITSF Бөтенроссия цифрлы конференциясенең (мәгълүм сәбәпләр аркасында ул узган ел үткәрелмәгән иде) дәвамы булып тора. Kazan Digital Week форумы уңышлы узганнан соң, әлеге чараны ел саен оештыру турында карар кабул ителде», - дип билгеләп үтте Алексей Песошин.

Ул беренче форумның 2020 елның сентябрендә узуын, анда Россиядән һәм 64 илдән 10,5 мең кеше катнашуын искәртте.

Республика Премьер-министры хәбәр иткәнчә, форум 21-24 сентябрь көннәрендә гибрид форматта үтәчәк. Чараны Татарстан Министрлар Кабинеты Россия Хөкүмәте ярдәмендә оештыра.

Форумның оештыру комитеты рәисе урынбасары, «Юл хәрәкәте иминлеге» дәүләт бюджет учреждениесе директоры Рифкать Миңнеханов моннан алдагы оештыру комитеты утырышы нәтиҗәләре буенча беркетмә йөкләмәләренең үтәлеше турында сөйләде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100