Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Песошин «КАМАЗ»ның 50 еллыгын бәйрәм итүгә әзерлек мәсьәләсенә багышланган киңәшмә үткәрде
Киңәшмәдә катнашучылар юбилей датасына багышланган чаралар планы хакында фикер алышты.
(Казан, 5 апрель, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Кама автомобиль заводлары комплексына нигез салынуның 50 еллыгын бәйрәм итүгә әзерлек мәсьәләләренә багышланган киңәшмә үткәрде. Чара ТР Хөкүмәте йортында узды. Бу хакта ТР Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Киңәшмәдә катнашучылар юбилей датасына багышланган чаралар планы хакында фикер алышты. Аерым алганда, быел Чаллыда социаль, коммуналь һәм юл инфраструктурасын үстерүне дә кертеп, кайбер проектларны гамәлгә ашыру күздә тотыла. Шулай ук «КАМАЗ» заводында корпоратив чаралар үткәрү (китаплар чыгару, ветераннарны хөрмәтләү һ.б.) планлаштырылган.

10 апрель көнне Чаллыга РФ Хөкүмәте Рәисе урынбасары Дмитрий Козак килер дип көтелә. Сәфәр кысаларында «КАМАЗ»ның 50 еллыгын бәйрәм итүгә әзерлек һәм үткәрү буенча оештыру комитеты утырышын уздыру күздә тотыла.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз