news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Песошин: Интернационалист сугышчылар Ватанга хезмәт итүнең үрнәге булып тора

15 февральдә Россиядә Ватаннан читтә хезмәт бурычын үтәгән россиялеләрне искә алу көне билгеләп үтелә.

Песошин: Интернационалист сугышчылар Ватанга хезмәт итүнең үрнәге булып тора
архив/Салават Камалетдинов

(Казан, 15 февраль, «Татар-информ»). Интернационалист сугышчылар үзләренең фидакарьлеге һәм ныклыгы белән Бөек Ватан сугышы вакытында немец-фашист гаскәрләрен җиңүгә ирешкән әтиләренең һәм бабаларының героик үткәненә лаеклы булуларын исбатлады. Бу хакта Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Ватаннан читтә хезмәт бурычын үтәгән россиялеләрне искә алу көненә багышланган котлау телеграммасында әйткән.

«15 февральдә безнең ил Ватаннан читтә хезмәт бурычын үтәгән россиялеләрне искә алу көнен билгеләп үтә. Бу көнне без Ватаныбыздан читтә хәрби конфликтларны җайга салуда катнашкан төрле елларда хезмәт бурычы буенча булган барлык гражданнарга хөрмәт күрсәтәбез, — дип хәбәр итә ТР Хөкүмәте матбугат хезмәте Песошин сүзләрен.

Премьер сүзләренчә, интернационалист сугышчылар Ватанга хезмәт итү бурычларын үтәү үрнәге буларак, хәрби батырлык, профессионализм һәм үзара ярдәмне тулысынча күрсәтте.

«Сугыш кешеләр язмышы, аларның йөрәкләре аша уза, онытылмас эз калдыра. Хәрби бурычны үтәгәндә кайнар нокталарда 25 мең кеше һәлак булды, — дип сөйләде Алексей Песошин. — Без бу кораллы каршылыкларда туганнарын һәм якыннарын, ирләрен һәм балаларын, ышанычлы дусларын һәм иптәшләрен югалткан кешеләрнең югалту кайгысын уртаклашабыз. Ватан өчен һәлак булганнарны искә алабыз, әйләнеп кайтканнарга хөрмәт һәм дан».

«Бүген без һәлак булганнарның гаиләләре, ветераннар — хәрби вакыйгаларда катнашучылар көндәлек кайгырту һәм игътибар белән күрсәтү өчен барысын да эшләргә тырышабыз», — диде Премьер-министр.

Аның сүзләренчә, Ватаннан читтә хезмәт бурычын үтәгән сугышчыларның уникаль тәҗрибәсе безнең көннәрдә дә — Кораллы көчләрдә һәм хокук тәртибе органнарында, дәүләт һәм иҗтимагый оешмаларда, шулай ук яшьләрне ватанпәрвәрлек, гражданлык һәм Ватанга намуслы хезмәт итү рухында тәрбияләү процессында да кирәк.

Алексей Песошин Ватаннан читтә хезмәт бурычын үтәгән татарстанлыларны котлады, аларга һәм туганнарына, якыннарына ныклы сәламәтлек, күтәренке рух һәм иминлек теләде.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100