news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Песошин инновацион идея конкурсында җиңүчеләргә проектларын гамәлгә ашыруны теләде

Татарстан Премьер-министры «Инновацияләр старты» номинациясендә бүләкләр тапшырды.

(Казан, 17 декабрь, «Татар-информ», Диана Авакян). Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин «Татарстан Республикасы өчен 50 иң яхшы инновацион идея» конкурсында җиңүчеләргә үзләренең проектларын тормышка ашыруны теләде. Бүген Казанда «Корстон»да тантаналы чара уза.

«Татарстан Республикасы өчен 50 иң яхшы инновацион идея» конкурсы инновацияләр эзләүнең уңышлы формасы гына түгел, ул конкурсантларга үзләрен күрсәтү мөмкинлеге бирә. Конкурс нәтиҗәләрен лаеклы бәяләү — фәнни, тикшеренү эшләрен дәвам итү өчен этәргеч. Барлык конкурсантларга, яңа казанышларга нигез булсын өчен, барлыкка килә торган идеяләренең реаль идарә һәм җитештерү технологияләренә әйләнүен телим», — дип мөрәҗәгать итте Песошин җиңүчеләргә.

Республика Премьер-министры «Инновацияләр старты» номинациясендә бүләкләр тапшырды. Конкурста җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында шулай ук Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты, бу хакта «Татар-информ»мәгълүмат агентлыгы элек хәбәр иткән иде.

15 ел эчендә бәйгене оештыручылар 20 меңнән артык гариза җыйган һәм 2 меңнән артык инновацион идеяне хуплаган. Шушы вакыт эчендә 522 җиңүче-проект Россиядә үз эшләнмәләрен кертте. Аларның 432се моны Татарстанда эшләгән.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100