news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Песошин Идел буенда туризм үсеше буенча округ Советы утырышына әзерлекне сөйләде

Совет утырышы Россия Президентының Идел буе Федераль округы тулы вәкаләтле вәкиле катнашында октябрь аенда Болгарда үткәрү планлаштырыла.

(Казан, 10 сентябрь, «Татар-информ»). Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Россия Президентының Идел буе Федераль округы тулы вәкаләтле вәкиле карамагындагыгы эчке һәм тышкы туризм үсеше мәсьәләләре буенча Совет утырышына әзерлек буенча эшче төркем утырышында катнашты.

Татарстан Хөкүмәте башлыгы чарага ничек әзерлек барышы хакында сөйләде. Бу хакта Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Алексей Песошин Россия Президентының Идел буе Федераль округы тулы вәкаләтле вәкиле карамагындагыгы Советның беренче эшче төркем утырышына әзерлек буенча Идел буе эчке һәм тышкы туризмны үстерү буенча Татарстан мәгълүмати-аналитик материаллар формалаштыру өчен доклад стрктурасы буенча тәкъдимнәр һәм сораулар эшләгәнлеген сөйләде», - диделәр матбугат хезмәтендә.

Утырыш барышында эшче төркем федераль законнарга үзгәрешләр кертүгә кагылышлы мәсьәләләр буенча фикер алышты. Беренче чиратта ул кулланучылар хокукларын яклау, хезмәт күрсәтү сыйфатын яхшырту һәм уңайлы инвестиция мохитен тудыруга кагыла.

Моннан тыш, Идел буе Федераль округы төбәкләрендә туризмның перспективалы төрләрен үстерү һәм туристик индустриядә кадрларның квалификациясен күтәрү кирәклеге әйтелде.

Идел буе Федераль округы тулы вәкаләтле вәкиле карамагындагыгы Совет утырышы «Идел буе Федераль округында эчке һәм тышкы туризм үсеше» мәсьәләләре буенча, якынча, Болгар шәһәрендә быел 4 октябрьдә планлаштырыла. Совет утырышы алдыннан ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы объекты булган Бөек Болгар – тарихи-археологик комплексны карау булачак.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100