news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Песошин Идел буе федераль округы субъектларын үстерү буенча киңәшмәдә катнашты

Киңәшмәне видеоконференция режимында РФ Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров үткәрде.

Песошин Идел буе федераль округы субъектларын үстерү буенча киңәшмәдә катнашты

(Казан, 23 октябрь,«Татар-информ»). Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин Идел буе федераль округы составына керүче РФ субъектларының социаль-икътисади һәм иҗтимагый-сәяси үсешенең актуаль мәсьәләләре буенча киңәшмәдә катнашты. Бу хакта ТР Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.

Киңәшмәне видеоконференция режимында РФ Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров үткәрде.

Игорь Комаров Идел буе федераль округы төбәкләре башлыкларына Бердәм тавыш бирү көненә әзерлек һәм аны уздыру вакытында нәтиҗәле эшләре өчен рәхмәт белдерде. Ул тагын бер кат Рөстәм Миңнехановны, Олег Николаевны, Дмитрий Махонинны һәм Иван Белозерцевны сайлауларда җиңүләре белән котлады.

Тулы вәкаләтле вәкил һәм Идел буе федераль округы субъектлары башлыклары сәламәтлек саклау системаларының Сovid-19 белән авыручыларга медицина ярдәме күрсәтүгә әзерлек турында фикер алышты. «Инфекция таралу коэффициенты югары булып кала, 24 августтан округ буенча ул бердән түбәнрәк төшмәде, 22 октябрьгә 1,08 тәшкил итте. Авыруның актив очраклары өлеше 11-12 сентябрьгә 15,9 процент минималь күрсәткечтән 22 октябрьгә 20 процентка кадәр артты», - дип искәртте Игорь Комаров.

Комаров федераль дәрәҗәдә коронавирусны дәвалау өчен дарулар сатып алуга төбәк бюджетларының һәм мәҗбүри медицина иминияте акчаларының үтемлелеген һәм нәтиҗәлелеген арттыруга юнәлдерелгән чаралар күрелгәнлеген әйтте.

news_right_1
news_right_2
news_bot