Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Песошин Хәйруллинга: Барлык бурычларны да хәл итә алырсыз дип ышанам
ТР Премьер-министры яңа билгеләнгән ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Айрат Хәйруллинны министрлык коллективына тәкъдим итте.
(Казан, 6 июнь, «Татар-информ», Екатерина Фадеева). ТР Премьер-министры Алексей Песошин яңа билгеләнгән ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Айрат Хәйруллинны министрлык коллективына тәкъдим итте.
«Министрлык һәм яңа министр алдында катлаулы мәсьәләләр тора. Айрат Ринатовичның «җирдә», муниципалитетта эшләве бу җәһәттән билгеле бер роль уйный», - дип искәртте Песошин.
Аның сүзләренчә, Айрат Хәйруллин алдында цифрлы икътисад, «Имин шәһәр» мәгълүмати системасын үстерү, цифрлы телевидениегә күчү, бухгалтерлык исәбе системасын үзәкләштерү һ.б. мәсьәләләрне хәл итү бурычы тора.
«Әлеге җаваплы вазифага билгеләнүегез белән котлыйм! Сез, министрлык һәм сезнең ведомство карамагындагы учреждениеләр барлык бурычларны да хәл итә алырсыз дип ышанам», - диде ТР Премьер-министры.
Айрат Хәйруллинны Татарстан мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры итеп билгеләү турындагы указны ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов имзалады. Хәйруллин 2015 елның сентябреннән Әлмәт муниципаль районы һәм Әлмәт шәһәре башлыгы вазифасын биләде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз