Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Песошин Эчке эшләр органнары хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады
«Нәкъ менә сез хакимиятне, законны, гаделлекне гәүдәләндерәсез», диелгән котлауда.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚

(Казан, 10 ноябрь, «Татар-информ»). Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Россия Эчке эшләр органнары хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады.
Хөрмәтле Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләре һәм ветераннары!
Татарстан Республикасы Хөкүмәте һәм шәхсән үз исемемнән сезне һөнәри бәйрәмегез – Россия Федерациясе Эчке эшләр органнары хезмәткәрләре көне белән котлыйм.
Күп гаиләләр өчен 10 ноябрь елның иң мөһим көннәренең берсе булды. Бу көнне Эчке эшләр органнарында хезмәт иткәннәр һәм хезмәт итүчеләр котлаулар кабул итә.
Бүген җәмгыять сезгә югары таләпләр куя. Шәһәр һәм район урамнарында тәртип, республика халкының тынычлыгы, аларның үз куркынычсызлыгына ышанычы сездән тора. Нәкъ менә сез хакимиятне, законны, гаделлекне гәүдәләндерәсез.
Соңгы елларда эчке эшләр органнары хезмәткәрләре тарафыннан резонанслы җинаятьләр ачылды. Коррупциягә каршы көрәш кысаларында уңышлы операцияләр үткәрелә.
Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр органнарының батырлар үрнәгендә тәрбияләнгән хезмәткәрләре алдагы буыннар салган традицияләрне киләчәктә дә арттырырлар, антларына һәм хезмәт бурычларына тугры калырлар, дип ышанам.
Бүген Эчке эшләр органнары ветераннарына зур рәхмәтемне җиткерәм. Алар яшь хезмәткәрләрне тәрбияләүдә зур өлеш кертәләр, бай тәҗрибә тапшыралар, һәлак булучыларның гаиләләренә һәрьяклап ярдәм итәләр.
Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгы алдында зур күләмле дәүләт бурычлары тора, алар сыйфатлы һәм вакытында эшләнәчәк, дип саныйм. Чөнки сезнең һәркайсыгыз өчен хокук тәртибен һәм законлылыкны саклау - гади эш кенә түгел, ә үз гомерегезне багышлаган хезмәт ул.
Сезгә һәм гаиләләрегезгә ныклы сәламәтлек, бәхет һәм иминлек телим! - диелгән котлауда.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз